news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биржада бензин һәм дизель ягулыгы бәясе кимегән

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 7 процентка яки тоннасына 41,6 мең сумга кадәр арзанайган. АИ-95 маркасының бер тоннасы 4 процентка — 46,34 мең сумга очсызланган. Мондый мәгълүматлар Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасыннан 2023 елның 8 декабренә карата килә. Бу — Россиянең Европа өлешендә уртача бәяләр, диелә мәгълүматта. Шунысы кызык, бу ягулык төрләре соңгы тапкыр 2023 елның февраль ахырында шулай бәяләнгән.

Җәйге дизель ягулыгына килгәндә, аның бәясе 3 процентка яки тоннасына 53,56 мең сумга кадәр төшкән. Сезонара дизель ягулыгы — 2,4 процентка, тоннасына 52,57 мең сумга кадәр кимегән. Кышкы дизель ягулыгы шулай ук 1,7 процентка арзанайган — хәзер аның тоннасы 69,23 мең сумга бәяләнә.

Бер атна эчендә мазут бәясе 12 процентка — тоннасына 14,72 мең сумга кадәр төшкән. Сыекландырылган углеводород газлары тоннасына 13,8 процентка — 21,22 мең сумга кадәр арзанайган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100