news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бирмингем шәһәрен беренче тапкыр мөселман мэры җитәкләде

Халык саны буенча Бөекбританиянең Лондоннан соң икенче урындагы шәһәре – Бирмингемны үз тарихында беренче тапкыр мөселман мэры җитәкләде. Пакистанда туган Закир Чаудхри шәһәрнең яңа башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта Бирмингем шәһәр Советының рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза «Газета.Ru».

«Geo News» телеканалы мәгълүматлары буенча, Чаудхриның вазифага керешүе тантанасында шәһәр советы залында мөселман капелланы чыгыш ясаган, ул яңа мэрның уңышлы эшләвен һәм аңа иминлек теләп дога кылган.

Соңгы дистә еллар эчендә Бирмингемның демографик картинасы масштаблы иммиграция фонында сизелерлек үзгәрде. Хәзер шәһәрдә яшәүчеләрнең шактый зур өлешен Көньяк Азия илләрендә туган кешеләр һәм мөселман җәмгыяте вәкилләре тәшкил итә.

Лондонны шулай ук чыгышы белән Пакистаннан булган мөселман мэры җитәкли. Садик Хан бу вазифаны 2016 елдан бирле башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot