news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биредә эшкә җайлаштырылган, иҗади, уңай вазгыять – дөньякүләм танылган Дмитрий Киселев “Татар-информ” турында

“Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Д.Киселев “Татар-информ”да эксклюзив интервью бирде

 (Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген, ТР Хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына килде. Аны исә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов озата йөрде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский Мәскәү кунагы өчен экскурсия уздырып, агентлыкның төбәк медиакиңлегендәге урыны, эш шартлары белән таныштырды, рус, татар һәм инглиз телләрендә көненә һәм елына күпме мәгълүмат, аналитик һ.б. төр материал эшләп чыгару, онлайн-трансляцияләр, видеоконференцияләр, шулай ук илебез һәм чит илләр белән видеокүперләр уздыру мөмкинлекләре белән таныштырганнан соң, Дмитрий Киселев: “Биредә эшкә җайлаштырылган, иҗади, уңай вазгыять. Кешеләрнең монды үз иле, үз төбәге өчен тырышып эшли, ә бу бик күркәм”, - диде.

Аннары республика ММЧ журналистларының сорауларына җавабында, алга таба заманның гади булмасына игътибарны юнәлтеп, без аңа туры килергә тырышабыз, без шуңа әзер, ата-баба гына түгел, үзебез дә батырлык күрсәтергә тиештер, мөгаен, журналистикада да батырлыкка урын бар, диде. “Моның өчен язмышыңны ватаның язмышыннан аерым карамаска гына кирәк, - аның юлы гади. Начаррак булган саен яхшырак дип торуда түгел ул, ә үз халкыңа һәм үз илеңә ярдәм итүдә, шулай ук күзләрен безгә төбәгән өлкән буын ата-бабага да”, - диде.

Журналистлар аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, анда нәрсә турында сүз баруы турында кызыксынып соравына җавап биргәннән соң, Дмитрий Киселев “Татар-информ” базасындагы “Спорт FM Казан” радиостудиясендә булды, аннары “Татар-информ” МА телестудиясендә интервью яздырылды.

“Россия сегодня” халыкара һәм “Татар-информ” төбәк мәгълүмат агентлыклары генераль директорлары әңгәмәсендә сүз ТР Президенты белән Д.Киселевның очрашуы һәм республика җитәкчесенең ил күләмендә инициатива белән чыгуы, Россиягә бәйле халыкара сәясәт, Украинадагы вазгыять дәвамлылыгы, ММЧда дөреслек һәм ялган аналитика һ.б. турында сүз барды.

Искәртеп үтәбез: “Татар-информ”– соңгы 20 елдан артык вакыт эчендә Татарстанның һәм Идел буе төбәгенең эре ММЧ буларак абруй казанган, ТРда әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы. Гаять зур эш тәҗрибәсе туплаган агентлыкта профессиональ журналистлар эшли, Калининградтан алып Владивостокка кадәр, шулай ук Төркиядә үз корреспондентлары бар. Бу исә “Татар-информ”га үзенә Татарстанда, Россиядә һәм дөньяда барган вакыйгалар турында дөрес һәм тулы мәгълүмат бирүче буларак киң һәм абруйлы аудитория яулау мөмкинлеге бирә. Көн саен һәм тәүлегенә 24 сәгать буена “Татар-информ” рус телендә 250гә, татар телендә 40ка кадәр (татар телендә үзлектән әзерләнгән һәм тәрҗемә ителгән материаллар, шулай ук ерак чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен латин графикасында бирелә), инглиз телендә 25-30лап мәгълүмат әзерли. Тулаем агеннтлыкның аена 1 млн. тирәсе материалы укыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot