news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биоресурслар комитетында 2025 елда аучылык билетын алуда үзгәрешләр турында сөйләделәр

1 сентябрьдән башлап Россия законнарына аучылык билеты алу тәртибенә кагылышлы мөһим төзәтмәләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр турында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мутахаров сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзер аучылык билеты алырга теләгән һәр кеше аучылык минимумы буенча белемнәрен расларга тиеш. Ул ау вакытында куркынычсызлык таләпләрен белүне, ау кагыйдәләрен, кыргый хайваннар биологиясенең нигезләрен үз эченә ала. Моннан тыш, практик күнекмәләр дә таләп ителә: ау кораллары белән куркынычсыз эш итү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, җирлектә ориентлашу һәм табылган ау ресурслары белән эш итү күнекмәләре.

Белемнәрне тикшерүне аучылык хуҗалыгында укыту курсларын тәмамлаган гражданнар, шулай ук программаны мөстәкыйль үзләштереп, кимендә биш ел стажы булган ике аучының рекомендациясе белән белемнәрен раслаган кешеләр уза ала. Имтихан ЮХИДИ класслары үрнәгендә, тиешле җиһазлар һәм программалар кулланып үткәрелә. Тест 100 сораудан тора, шуларның кимендә 75енә дөрес җавап бирергә кирәк.

Мутахаров сүзләренчә, закондагы үзгәрешләр аучылык билеты алырга теләүчеләр санын ун тапкыр киметкән. Элек күпләр документны корал сатып алу өчен генә алырга теләгән. Бу үзгәрешләр табигатьнең экологик торышына уңай йогынты ясый, аучылар берләшмәсенә ышанычны арттыра, чөнки очраклы кешеләрне читкә кага, хокук бозулар куркынычын киметә һәм табигый ресурсларны сакларга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot