Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре боз астына төшеп киткән баланы коткарган
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Яшел Үзән пляжында боз астына төшеп киткән баланы коткарган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Геройның хатыны җирле Telegram-каналда коткару мизгелләре сурәтләнгән кадрлар урнаштырган. Аның сүзләренчә, балалар, өлкәннәрнең кисәтүенә дә карамастан, пляж янындагы бозда уйнаган. Кинәт бер бала боз астына төшеп китә һәм ярдәм сорап кычкыра башлый. Ир-ат шунда ук ярдәмгә ташлана.
Икесе дә чак кына үлемнән кала. Бала салкын суда күп вакытын үткәрә һәм бик нык туңа.
Ир-ат шулай ук боз астына төшеп китә, ләкин баланы өскә этеп чыгаруга ирешә, шуннан соң үзенә дә яр буена чыгарга ярдәм итәләр. Бәхеткә, ерак түгел генә җылы будка урнашкан була. Шаһитлар көймәне эзләгән арада, бала белән ир-ат эчтә җылынып утыра.
Ир-атның оперативлыгы һәм үз-үзен аямавы аркасында бала зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз