news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биоорганик химия өлкәсендә танылган галим Ренад Ждановның тууына 70 ел тулуга багышланган семинар узачак

Фәнни семинар 13 нче октябрь көнне иртәнге сәгать 9 дан 18 гә кадәр барачак

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 13 нче октябрь көнне иртәнге сәгать 9 дан кичке 18 гә кадәр ТР Фәннәр академиясенең кече залында, ТР ФА шәрәфле әгъзасы, биоорганик химия өлкәсендә танылган галим Ренад Ждановның тууына 70 ел тулуга багышланган “Геном теле – XXI гасыр” темасына халыкара фәнни семинар узачак. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ренад Жданов озак вакыт Алмания, Төркия, Канада һәм Италиянең әйдәп баручы фәнни учреждениеләрендә, А. Н. Бутлеров исемендәге биомедицина химиясе фәнни-тикшеренү институтының геннар терапиясе лабораториясе җитәкчесе булып эшләгән.

Биоритмнар геном экспрессиясенә тәэсир итәме? Картаюны акрынайту өчен безнең геномга йогынты ясарга кирәкме? ДНК/РНК фантомнары: мифлар һәм чынбарлык? Шушы һәм башка сорауларга семинарда җавап табарга була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100