news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биометрия системасы югары уку йортларында имтиханнарда даими кулланылырга мөмкин

Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы хәбәр иткәнчә, биометрия системасын югары уку йортларында имтиханнарда даими кулланырга мөмкин.

Документка аңлатма язуында хәбәр ителгәнчә, бердәм биометрик системаны (ЕБС) куллану буенча эксперимент югары уку йортларында арадаш һәм йомгаклау аттестацияләре барышында студентлар шәхесен билгеләү өчен 2021/2022 уку елында үткәрелгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Системаны куллану үзен уңай яктан күрсәткән. Министрлык мәгълүматлары буенча, экспериментта җиде югары уку йорты катнашкан, аларда 2021 елның җәйге сессиясе вакытында студентлар 12 дисциплина буенча ЕБС ярдәмендә имтихан тапшырган.

Имтихан тапшыру биопрокторинг сервисы ярдәмендә узган, анда шәхеснең йөзен тану функциясе каралган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot