news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биомедицина күзәнәкләре продуктларын теркәүгә акчалата җыем билгеләнгән

Биомедицина күзәнәкләре продуктларын теркәүгә җыем биш меңнән ике йөз меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Биомедицина күзәнәкләре продуктларын теркәүгә пошлина биш меңнән ике йөз меңгә кадәр тәшкил итәчәк. Салым кодексында әлеге төзәтмәләрне Федерация Советы раслаган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Парламентның югары палата вице-спикеры Галина Карелова сүзләренчә, әлеге канун биотехнологияләренең лабораториеләрдән клиникаларга реаль рәвештә күчү, инновацион алымнарны һәм продуктларны практикада куллану мөмкинлеген бирәчәк. Ә бу исә бик тә перспективалы.

Биомедицина күзәнәкләре продуктларын гамәлдә куллану инфарктны, СПИДны, шикәр авыруының икенче тибын, аутоиммун авыруларны, ракның кайбер формаларын һәм башка авыр чирләрне нәтиҗәлерәк дәваларга ярдәм итәчәк, дип билгели экспертлар.

Карелова сүзләренчә, яңа канун безнең илдә яңа медицина технологияләрен үстерү өчен хокук нигезләрен булдыруга юнәлтелгән. Ә быел ел башыннан "Биомедицина күзәнәкләре продуктлары турындагы" канун үз көченә кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100