news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биологик ресурслар комитеты: Балыкчыларга браконьерлык файда китерми башлады

Табигый байлыкларны саклаучылар законсыз балык тоткан өчен штрафлар күләме артуын әйтте.

Биологик ресурслар комитеты: Балыкчыларга браконьерлык файда китерми башлады
Султан Исхаков

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Балыкны законсыз тоту кыйммәткә төшә, чөнки хәзер штрафлар артты. Балыкчыларга рөхсәтсез балык тоту файда китерми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының су һәм биологик ресурслар бүлеге җитәкчесе Ирина Мөстәкыймова хәбәр итте.

Балыкның уылдык чәчү чорында штрафларның күләме ике тапкырга арта. Штрафтан кала су һәм биологик ресурсларга зыян китергән өчен административ җәза, балык тоту коралларын конфискацияләү каралган.

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты балыкны законсыз тоту һәм сату очракларын юкка чыгару, шулай ук сулыклардан браконьерлык юлы белән балык тоту коралларын алу белән шөгыльләнә. Рейдлар атна саен, бигрәк тә балыкны күпләп тоту урыннарында үткәрелә.

«Су һәм биологик ресурслар бүлеге хезмәткәрләре соңгы 3 елда барлыгы 72 браконьерлык урыны тапкан, шуның 43е суд карары белән юкка чыгарылган. Сулыклардан 23 меңнән артык балык тоту коралы алыну сәбәпле, булдырмый калынган зыян 460 млн сумнан да артып китә», — диде Ирина Мөстәкыймова.

25 апрельдән 5 июньгә кадәр Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычы территориясендә, 1 февральдән 15 апрельгә кадәр Мишә елгасы тамагында балык тоту тыела. Балык тотучылар өчен кагыйдә һәм тыюлар язылган документ тиздән игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100