Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биолог юл буенда гөмбә җыю куркыныч булуы турында кисәтте
Юл буенда гөмбә җыю куркыныч. Бу хакта RT басмасына «РОСБИОТЕХ» университетының биоэкология һәм биологик иминлек кафедрасы доценты Елена Слынько сөйләгән.
Эксперт сүзләренчә, сентябрь гөмбә җыю өчен бик яхшы ай санала. Бу айда ак гөмбә, гөреҗдә, каен гөмбәсе һәм башкалар кебек ашарга яраклы гөмбәләргә тап булырга мөмкин. Әмма еш кына агулылары да очрый ала – мәсәлән, кызыл чебен гөмбәсе яисә аксыл томсык гөмбә.
Слынько шулай ук ялган гөмбәләр барлыгы турында да искәртте. Алар, беренче карашка, ашарга яраклы гөмбәләргә охшаган, ләкин төсе, кәүсәсенең формасы, эшләпәсе һәм текстурасы белән аерыла.
Гөмбәне юл буенда җыйган очракта исә хәтта ашарга яраклы төрләр дә зарарлы булырга мөмкин, чөнки гөмбәгә авыр металлар һәм химик матдәләр сеңгән була ала. Мондый гөмбәне ашау сәламәтлек өчен куркыныч – бу кискен яки хроник агулануга китерергә мөмкин. Эксперт сүзләренчә, юл буендагы куе урманда гөмбә җыю өчен куркынычсыз ара якынча 50 метр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз