news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биолог талпаннарның көзге сезоны башлануы турында кисәтә

Үз-үзеңне саклау өчен энцефалиттан прививка ясатырга, ә табигатькә чыкканда дөрес кием кияргә кирәк.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Көз җитү белән Россиядә талпаннарның активлыгы арта бара, шуңа күрә табигатьтә йөргәндә саклык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта биология фәннәре кандидаты Оксана Белова Sputnik радиосына сөйләде.

«Урман талпаннарыннан тыш, болын һәм дала талпаннары да бар, алар бераз башкачарак. Алар да ике чорда да активлаша һәм ул бөҗәкләр белән көз көне Россиянең барлык территориясендә дә очрашу мөмкин», — дип искәртте Белова.

Ул талпаннар тудырган авырулар буенча сезонлы бүленеш юк, дип аңлатты. Бөҗәк язын да, көзен дә зыян китерергә мөмкин.

Үз-үзеңне саклау өчен энцефалиттан прививка ясатырга, ә табигатькә чыкканда дөрес кием кияргә кирәк. Чалбарны оекбашларга, ә футболканы чалбарга кыстырырга, башка кепка яки банданага кияргә кирәк.

Элегрәк ветеринар йорт хайванын талпан тешләүдән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot