Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биолог бакчада коелган яфракларны җыярга кирәкме-юкмы икәнен әйтте
Коелган яфракларны бакчадан тулысынча җыеп алырга кирәкми: ул табигый ашлама булып хезмәт итә һәм агач тамырларын салкыннардан саклый. Биология фәннәре кандидаты Ольга Леушева «Казанские ведомости» газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Белгеч сүзләренчә, коелганнан соң да яфракларда туфракны баета торган күп кенә файдалы матдәләре саклана.
«Коелган яфраклар бик яхшы ашлама булып хезмәт итә һәм тамырларны салкыннардан саклый», – дип билгеләп үтте биолог.
Әмма авыру яфракларны агач астында калдырырга ярамый. Әгәр үсемлекләр гөмбәчек авырулары белән зарарланган булса, яфракларны җыярга һәм юк итәргә – яндырырга яки известь, көл яисә ашламалар белән катнаштырып компост әзерләргә кирәк.
Моннан тыш, яфрак коелган чорда мондый агачларны һәм агач төпләре тирәсен 4-5 процентлы мочевина яки калий сульфаты эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз