Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биолог: Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта
Ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк, дип саный биолог.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Анча Баранова фикеренчә, коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта.
«Кешелек гомер озынлыгы 10 елга кыскара дигән фикер белән әкренләп килешә. Кешеләр яшь булганда аларның иммунитеты бар. Алар коронавирус яки башка күп төрле иммунизацияләрне җиңә. Картайгач авырулар да арта һәм аларның берсе — коронавирус, шуңа күрә уртача гомер озынлыгы 10 елга кыскара», — диде табиб.
Биолог белдергәнчә, вирусның табигый зәгыйфьләнү варианты да бар. Әмма ике еллык пандемия вакытында ул бөтенләй сизелмәслек кенә зәгыйфьләнде, дип яза РИА Новости.
«Ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны хәтта даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк. Бәлки кешелекне җәфалый торган вирусларның структурасы да үзгәрер, бәлки ниһаять грипп кимер», — дип өстәде биолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз