news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биолог: Бер авырган кешеләр коронавирусның яңа мутациясен кабат йоктырырга мөмкин

Инфекциянең Британия төре сигез илдә табылды, бүгенгә Россиядә яңа штамм ачыкланмаган.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән беренче дулкында авырган кешеләр, хәтта антитәнчекләре булган очракта да вирусның яңа төре белән кабат авырырга мөмкин. Бу хакта Джордж Мейсон Университетының Системалы биология мәктәбе профессоры Анча Барановага сылтама белән РИА Новости яза.

«Коронавирусның Британия мутациясе табылу беренче дулкында авырган кешеләргә дә кагыла. Алар икенче тапкыр вирус йоктырырга мөмкин», — диде Баранова һәм барысы да организм эшләп чыгарган антитәнчекләрнең төренә бәйле булуын әйтте.

Декабрьдә Бөекбританиядә коронавирус мутациясенең яңа төре — SARS-CoV-2 табылды. Ул гади вируска караганда 70 процентка йогышлырак. Коронавирусның Британия төрен инде сигез илдә таптылар. Роспотребнадзорда әйтүләренчә, бүгенгә Россиядә мутациянең яңа төре ачыкланмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot