news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биналарны «яшел» технологияләр буенча салу кулай

2020 елга эчке тулаем продуктны энергия куллану нәтиҗәлелеге буенча 2007 елдагыдан 40 процентка киметү максаты куелуын искәртеп, Мәскәү галиме Ю.Матросов шундый фикер җиткерде

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең Төзелеш физикасы фәнни тикшеренү институты лабораториясе мөдире Юрий Матросов бүген Казан ярминкәсендәге «Энергетика. Ресурсларны янга калдыру» XI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Экологик нәтиҗәлелек һәм энергияне янга калдыру» темасына үткәрелгән конференциядә, энергия куллануның нәтиҗәлелеге һәм экологиягә зыянны киметүдә биналарның җылылык саклау үзлегенә заманча таләпләр  кую нигез булып тора, дигән фикер белдерде.

Моны ул яңа төзелә һәм реконструкцияләнә торган биналарга карата гына кулланып булуын искәртеп, җылылыкны янга калдыру биналарның эчке микроклиматы начарлануы хисабына булырга тиеш түгел, дип саный. Яңа салынган (2008 елга кадәр ил буенча андыйлар 360 млн. кв.м мәйданда)  һәм реконструкцияләнгән биналарда соңгы 10 елда энергия куллану 40 процентка кимегән. Ә 2010 елга барлыгы 50 млн. тонна шартлы ягулык янга калачагы, ягъни суммар нәтиҗә билгеле, бу исә 106 млн. тонна углерод двуокисен атмосферага чыгармый калдырырга мөмкинлек бирәчәк, диде Ю.Матросов. Соңгы 12 елда Россиядә биналар өчен энергетика нормалары һәм стандартларының тулы комплексы әзерләнүен, ресурсларны янга калдыра торган яңа технологияләр гамәлгә кертелүен ассызыклап, галим, бүген төп таләпләр – җылыту сезонында биналарның лимит буенча энергия сарыф итүе һәм бина эчендә җылы булуы, дип басым ясап әйтте.

2020 елга эчке тулаем продуктны энергия куллану нәтиҗәлелеге буенча 2007 елдагыдан 40 процентка киметү максаты куелган, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык комплексы буенча да, 2050 елга кадәр углерод диоксидын атмосфера һавасына чыгаруны 1990 елдагыдан 50 процентка киметү максаты куелуын искәртеп, биналарны «яшел» технологияләр буенча салу кулай, дип белдерде Мәскәү кунагы. Аның шәрехләвенчә, «яшел» технология стандартларында территорияләрне планлаштырганда оптимальләштерү, төзелештә җирле материалны куллану, атмосфера һавасына зарарлы калдыкларны азрак чыгару, энергия һәм су куллану киметелү һ.б. күздә тотыла, һәм «Сочи-2014» Олимпия объектлары шушы стандартларга нигезләнеп төзелә.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100