news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Курай» радиосы оештыручылары ешлыкның сатылачагы хакында белдерү чыгарган

«БИМ Радио» радиостанциясен оештыручылар сатып алучылар эзли.

«Курай» радиосы оештыручылары ешлыкның сатылачагы хакында белдерү чыгарган
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ксения Перепечнова). Казанда эшли торган «БИМ Радио» радиостанциясе ешлыкны сату турында игълан чыгарган. «Курай» радиосы да шушы оешмага карый. Әлеге игълан турыда «Татар-информ» агентлыгына радиостанция оештыручыларының вәкаләтле вәкиле Дмитрий Макаров сөйләде.

102,8 ешлыгында эшли торган радиостанциянең учредителе «Информационные системы» ҖЧҖ. Бу җәмгыятькә өч радиоканал керә: Казандагы «БИМ Радио» (102,8 FM), Әлмәттәге «БИМ Регион» (104,6 FM) һәм 73,97 FM ешлыгындагы «Курай» радиосы.

«Бу сату турында игълан түгел, ә разведка. Без потенциаль сатып алучы табу мөмкинлеге бармы икәнен тикшерәбез, шул гына. Әлегә сату турында сүз бармый. Суммаларны да әйтә алмыйм — бу сөйләшкәндә хәл ителә торган сорау, реаль сатып алучының реаль кызыксынуы булуына бәйле», — диде Макаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100