news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Билингваль укыту программасы өчен белгечләр әзерләүгә дәүләт заказы арткан

КФУда ике телдә белем бирү программасына дәүләт заказы буенча кабул ителгән барлык студентлар 15 мең стипендия ала.

Билингваль укыту программасы өчен белгечләр әзерләүгә дәүләт заказы арткан
Александр Эшкинин

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов киләсе уку елына ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы артуын әйтте. Бу хакта ул институтның кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

2018 елдан башлап КФУга республика тарафыннан ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләү өчен заказ бирелә. Былтыр әлеге заказ буенча 125 абитуриент кабул ителгән. “Быел заказның күләме артты. Читтән торып уку бүлегенә былтыргы кебек 50, көндезге уку бүлегенә 100 бала кабул итәбез”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Аның әйтүенчә, Россиядә әлеге проектның аналогы юк. Дәүләт заказы буенча укырга кергән студентларны укыту чыгымнарын дәүләт каплый, аларга 15 мең күләмендә стипендия түләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100