news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Билгесез зат Мәскәү үзәгендә банкны шартлату белән яный

Хәзерге вакытта банкта өч хезмәткәр һәм бер клиент калган

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Билгесез зат Мәскәү үзәгендә Большая Никитская урамында урнашкан Ситибанк бүлеген шартлату белән яный. Бу хакта ТАСС вакыйга шаһитына сылтама белән хәбәр итә.

Карап торышка 55-60 яшьлек ирнең муенында сары скотч белән чырналган тартма асылган. Тартмадан чыбыклар күренә. Ир кычкыра һәм шартлату белән яный. Шул ук вакытта ул бернинди таләпләр дә куймаган.  

Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре киткән. Шаһит сүзләренчә, ир банкның бер хезмәткәрен азат иткән. Хәзерге вакытта банкта өч хезмәткәр һәм бер клиент калган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot