news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Билгесез кешеләрнең 280нән артыгы буенча ДНК мәгълүматлары саклана
Туган-тумачасы соңгы 10 елда билгесез югалган саналган гражданнар ДНК үрнәкләрен җибәрүне сорап мөрәҗәгать итә алалар
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1 март көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экспертиза-криминалистика үзәге оешуга 91 ел тулды, Россия Федерациясе субъектлары экспертиза подразделениеләре буенча Татарстан экспертлары соңгы 5 елда һәрвакыт алдынгы урында санала, дип белдерде бүген министрлыкта уздырылган брифинг барышында әлеге үзәк җитәкчесе милиция подполковнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов.
Журналистларны экспертиза-криминалистика үзәгенең узган елгы эшчәнлеге белән таныштырып, экспертлар һәлакәт, бәла-казаларга бәйле вакыйгалар булган 51,5 меңләп урында 42 меңнән артык экспертиза һәм 133,5 меңләп тикшеренү үткәргәнен, 8 меңгә якын криминалистик мәгълүмат җинаятьләрне ачарга ярдәм иткәнен игълан итте. Мәсәлән, шушы җинаятьләрнең 4 меңләбе кул эзләре мәгълүматлары буенча ачылса, 800гә якыны - эзләнелә торган затларның субъектив портретлары буенча.
Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда табылган каберләрдәге солдатларны шәхси тану өчен, сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча комитет вәкилләре Татарстан экспертларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Безнең экспертлар шушы сугышның билгесез саналган 10 сугышчысын шәхси яктан кемлекләрен ачыкладылар, дип, Ә.Мөхәммәтҗанов үзе җитәкчелек иткән үзәктә хәзерге вакытта республика территориясендә табылган билгесез кеше гәүдәләренең 280нән артыгы буенча ДНК мәгълүматлары саклануын белдерде. “Туган-тумачасы соңгы 10 елда билгесез югалган саналган гражданнар, учет буенча тикшерү өчен ДНК үрнәкләрен җибәрүне сорап, территориаль эчке эшләр бүлекләрендәге җинаятьләрне эзләү подразделениеләре аша мөрәҗәгать итә алалар”, - дип игътибарны юнәлтте подполковник Әнәс Мөхәммәтҗанов. Аның сүзләренчә, былтыр гына да ДНК анализы методлары кулланып билгесез саналган 32 үле гәүдәнең кемлеге ачыкланган, теге яки бу конкрет кешенең элеккеге елларда да кылган җинаятьләргә мөнәсәбәтле булуы турында җәмгысе 107 нәтиҗә чыгарылган. Әйтик, 2004 елда Казанда булган җинаять эше буенча, 5 ел үткәннән соң, аны кылган кеше ачыкланган. Ике кешене үтерү буенча җинаятьче табылмаганга туктатылган эш җинаять урынындагы бер тәмәке төпчеге буенча янә кузгатылган һәм эксперт-криминалистлар аның кемлеген ачыклаган. “ДНК анализы җинаять эшләрен дә, гражданлык эшләрен тикшерүдә дә киң кулланыла. Күрше республикаларның берсендә 14 яшьлек үсмер кызның көчләнелүе һәм бала табуына бәйле тикшерү эше ДНК анализы буенча бала атасын ачыкларга һәм аны җинаятьчеләр эскәмиясенә утыртырга ярдәм итте”, - диде ул.
Җыеп кына әйткәндә, узган елны ДНК анализы методлары кулланып үткәрелгән биологик экспертизалар саны 57 процентка артып, 488гә һәм оператив органнар заданиеләре буенча тикшеренүләр 163 процентка күбәеп, 970кә якынлашкан.
“Иң эч пошырганы шул: ил буенча соңгы вакытта милициягә каршы юнәлтелгән оешкан төстә эш алып барыла, шул исәптән федераль массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында, бу исә җәмгыятьне хокук һәм тәртип саклаучыларга каршы куеп, көч структураларын таркатуга корылган. Шуны исәпкә алып, республика Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе “Аңлашу аша – хезмәттәшлеккә” дигән шигарьне алга чыгарды, кулдан килгәнчә халык белән эшләргә тырышабыз. Дөрес, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында хилафлыклар булгалый, ләкин бөтенесе дә шундый дигән фикер булырга тиеш түгел”, - дип басым ясап әйтте Ә. Мөхәммәтҗанов. Искәртеп үтәбез: шул уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында аноним “ышаныч телефоны” эшли: 291-20-02.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot