news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Билгесез кешеләр 8 һәм 10 яшьлек бала булган йортка ут төрткән

Билгесез кешеләр 8 һәм 10 яшьлек бала булган йортка ут төрткән

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Диләрә Рахимова). Кичә Казанның Коры елга бистәсендә 17.00 сәгатьтә билгесез кешеләр шәхси йортка яна торган катнашма салынган шешә аткан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бистәдә яшәүчеләр 10 яшьлек малайны һәм 8 яшьлек кызны янгыннан коткарган.

Янгын чыкканда хуҗаның оныклары - Олег һәм Настя йортта үзләре генә булган. Ут түбәгә һәм янкормага күчкән. Һәлакәт турында Гадәттән тыш министрлыгына күршеләре хәбәр иткән. Эш судка бирелгән, әлеге ут төртүчеләр табылмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100