news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Билгесез ир-ат Татар филармониясенә чемодан тулы архив фоторәсемнәр калдырып киткән

Чемодан эчендә табылган аклы-каралы фоторәсемнәрдә Казанның Совет чорында барган театраль тормышы тасвирланган.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Бүген билгесез ир-ат Татар дәүләт филармониясенә архив фоторәсемнәр белән тулган бер чемодан калдырып киткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә филармониянең матбугат сәркатибе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

Зимфира Гыйльметдинова әйтүенчә, бу кеше үзен Рөстәм дип кенә атаган. Ул калдырган чемодан эчендә яткан аклы-каралы фоторәсемнәрдә Казанның Совет чорында барган театраль тормышы тасвирланган.

“Биредә бик күп Камал театры рәсемнәре, шулай ук Тинчурин, Казан дәүләт яшь тамашачы театрына кагылышлы фотокарточкалар да бар. Барысы да яхшы сыйфатта. Театр архивлары өчен чын байлык. Кызганычка каршы, даталар һәм авторның исеме берсендә дә куелмаган”, - ди ул.

Зимфира Гыйльметдинова сүзләре буенча, чемодан калдырган кеше филармониягә беренче тапкыр килми. "Бу аның икенче килүе. Беренче тапкыр ул безгә джаз музыкасына бәйле ноталар калдырып киткән иде", - ди ул.

Сәркатип фикеренчә, бу кеше үзе фотограф түгел. "Ул бу архивларны кемнәндер алган. Кемнән алганын гына әйтми. Хәзерге вакытта без архивның авторын социаль челтәрләр аша эзләргә тырышабыз”.

"Иң мөһиме: ул яхшы гамәл кыла. Хәзерге вакытта кыйммәтле материалларны чыгарып ташлаучылар да бихисап бит, ә Рөстәм абый аларны табып безгә тапшыра", - диде Зимфира Гыйльметдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100