news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Резида Сабитова: «Җир кендеге»ндә үзенчәлекле чара үткәрәбез

Композитор Резида Сабитова: «Җир кендеге»ндә үзенчәлекле чара үткәрәбез
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген, 21 июньдә, Башкортстанның Кушнаренко районындагы Түбән Сәет авылында мәдәни чаралар оештыручы, БР «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе, танылган композитор Резида Сабитова җәйге кояш торгынлыгына багышланган чара уздырачак.

«Авылыбыздагы 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында бик матур чара оештырырга ниятлибез. Бу урынга туристлар да еш килә. Теләкләр кабул була торган, изге җир ул. Чарага БР «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләрен чакырам», — дип сөйләде Резида Сабитова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Программада җанлы аралашулар, уеннар, үлән чәйләре эчү булачак, чара изге догалар белән тәмамланачак.

  • 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында – Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак түгел бу җирне билгеләгән мачта, стелла да куелган. Нинди урын икәне дә язылган. Бик хикмәтле урын ул. Кушнаренко халкы бу урынны «Җирнең кендеге» дип тә атый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100