news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Билеты сатып алынган концерт күчерелгән очракта кулланучының хокукларын аңлаттылар

Билеты сатып алынган концерт булмаса яки башка вакытка күчерелсә, кулланучы оештыручылардан билетның тулы бәясен, китерелгән зыянны, шул исәптән сервис җыемнарын да кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

«Кулланучының концертны оештыручылардан «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законның 28 маддәсе 1 пункты нигезендә билетның тулы бәясен кире кайтаруны; хезмәт күрсәтү сроклары бозылуга бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны, шул исәптән билет агенттан сатып алынган очракта сервис җыемын кайтаруны таләп итәргә хакы бар», - диелә хәбәрдә.

Билет бәясен кире кайтару өчен язмача дәгъваны концертны оештыручыга юлларга кирәк. Әгәр чараны оештыручы дәгъваны карамаса яки билет бәясен кайтарудан баш тартса, дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100