news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Билбаулы көрәш батырының йөрәге күнегүләр вакытында туктаган...

Бүген Татарстан дөнья чемпионы - 35 яшьлек Шамил Садриев белән бәхилләште

(Түбән Кама, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Кичә Түбән Камада каланың иң танылган спортчыларының берсе – атказанган спорт мастеры, 2 тапкыр дөнья чемпионы Шамил Садриев вафат булган: нибары 35 яшенә җиткән билбаулы көрәш батырының йөрәге күнегүләр вакытында туктап калган.

Бүген “Факел” спорт залы каршындагы мәйданда Шамилнең туганнары, якыннары, дуслары, шәһәр җитәкчелеге, спортчылар һәм түбәнкамалылар катнашында мәрхүм белән хушлашу чарасы уздырылды. Шәһәрнең мөхтәрәм кешесен озатырга йөзләрчә кеше килгән иде. Аннары спортчы Шамил Садриевның җәсәден аның туган ягына – Ульяновск өлкәсенә кайтардылар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot