Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Билбау көрәше батыры, тренер Алмас Заһретдинов юл-транспорт һәлакәтендә үлгән
Чаллының «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы 62 яшьлек Алмас Заһретдинов Әлмәт янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте раслады.
«Шәһәребезнең күренекле тренерларының берсе - Алмас Талип улы Заһретдинов вафат булды. Ул үз эшенә, спортчыларны тәрбияләүгә бөтен барлыгы белән чумган кеше иде. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», - диелгән Чаллы шәһәре башкарма комитетының телеграм-каналында.
Алмас Заһретдинов – билбау көрәшендә танылган батыр, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацияле тренер иде.
Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт-Нурлат трассасының 46 нчы чакрымында булган. Биредә «ГАЗель» һәм «Лада» маркалы җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. «Лада» автомобиле белән Алмас Заһретдинов идарә иткән булган. Тренер урында ук һәлак булган. Җиңел машинадагы 17 яшьлек пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз