news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Билбау көрәше федерациясенең яңа президенты сайланды

“Подольск” Олимпия базасы укыту–спорт үзәгендә Бөтенроссия билбау көрәше федерациясенең чираттан тыш яңадан сайлау конференциясе узды

(Мәскәү, 1 февраль, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). “Подольск” Олимпия базасы укыту–спорт үзәгендә Бөтенроссия билбау көрәше федерациясенең чираттан тыш яңадан сайлау конференциясе узды.
Әлеге конференцияне үткәрү күңелсез вакыйга – бу оешмага нигез салучыларның берсе һәм 6 ел дәвамында аның алыштыргысыз җитәкчесе Риф Гайнановның кинәт вафат булуына бәйле иде.
Конференциядә танылган спорт һәм җәмәгать эшлеклеләре, данлыклы көрәшчеләр, Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән килгән федерациянең җирле бүлеге делегатлары катнашты. Татарстан Республикасын Билбау көрәше федерациясе вице–президенты Хәбир Хәбибуллин, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры ярдәмчесе Дамир Закиров тәкъдим итте.
Бөтенроссия федерациясенең беренче вице–президенты Харис Әюпов үз докладында бөтен дөнья халыкларының көрәш элементларын үзенә туплаган, шунлыктан Халыкара танылуга ия булган яңа төрдәге көрәшнең барлыкка килү тарихына тукталды. Менә кайбер фактлар. Федерация оештырылганнан алып билбау көрәше буенча 7 дөнья чемпионаты, 4 Ауропа чемпионаты, 2 дөнья беренчелеге үткәрелгән. Әлеге ярышларда ирекле һәм классик стильләрдә чыгыш ясаган Россия спортчылары 86 алтын, 28 көмеш, 26 бронза медаль яулаган. Бөтенроссия дәрәҗәсендә 7 ил чемпионаты, 5 Россия Кубогы беренчелеге, 4 абсолют чемпионат, яшүсмерләр һәм кызлар арасында 5 беренчелек узган. Моннан тыш, Олимпия чемпионы Шәзам Сафин истәлегенә 6 Халыкара турнир, спорт көрәше буенча 6 Халыкара балалар–яшүсмерләр фестивале, беренче Евразия балалар–яшүсмерләр спорт уеннары, БДБ һәм Балтыйк буе илләренең беренче Кубогына ярышлар оештырылган.
Федерация оешканнан алып 69 спорт мастеры, 10 Халыкара класслы спорт мастеры әзерләнгән, Россиянең 6 спортчысына “Атказанган спорт мастеры” һәм тагын 6 кешегә “Россиянең атказанган тренеры” дигән мактаулы исем бирелгән. Билбау көрәше Казанда 2013 елда узачак Универсиада программасына кертелгән.
Хәбир Хәбибуллин үз чыгышында ике дистәгә якын төбәктә әле дә булса Билбау көрәше федерациясенең бүлекләре оештырылмавын билгеләп үтте.
Конференциядә катнашучылар федерациядә студентлар бүлеген, фәнни мәктәп, Ветераннарның иҗтимагый советын, Билбау көрәше федерациясенең беренче президенты Фондын оештырырга кирәк дигән тәкъдимнәр кертте.
Конференциянең йомгаклау документында күп кенә тәкъдимнәр чагылыш тапты. Аерым алганда, конференция делегатлары Риф Гайнанов исемендәге Фонд оештыру тәкъдимен һәм аның җитәкчесе Людмила Гайнанова кандидатурасын яклап тавыш бирде.
Конференциядә Шамил Хисаметдинов федерациянең яңа җитәкчесе итеп сайланды. Ш.Хисаметдинов – атказанган спорт мастеры, грек–рим көрәше буенча СССРның атказанган тренеры, СССР, Ауропа һәм дөнья чемпионы, 1972 елгы Олимпия һәм 1973 елгы Универсиада чемпионы. Спорт коарьерасы төгәлләнгәннән соң классик көрәш буенча СССР җыелма командасының баш тренеры итеп билгеләнә, 1981–1990 һәм 1998–2002 елларда – Россия җыелма командасы баш тренеры. Билбау көрәше федерациясенең оешуы һәм формалашуына актив ярдәм итә, федерациянең башкарма комитет әгъзасы, “Подольск” Олимпия базасы генераль директоры ярдәмчесе.
Конференциядә федерациянең элеккеге вице–президенты Венер Гайнуллин Бөтенроссия билбау көрәше федерациясенең генераль секретаре итеп сайланды.
Конференциядә катнашучылар федерациянең 2010–2014 еллардагы төп эшчәнлек юнәлешләрен раслады. Аерым алганда, 26–28 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Биектау авылында Россиянең атказанган тренерлары А.Шәйхетдинов һәм М.Сәхабетдинов призларына VI ачык Бөтенроссия турниры, бераз соңрак Воронежда Россия студентлары арасында чемпионат узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100