news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Билбау көрәше буенча Россия Кубогына бәйгедә мәскәүлеләр беренче

Билбау көрәше буенча Россия Кубогына бәйгедә мәскәүлеләр беренче

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Үткән ял көннәрендә Чаллы каласында билбау көрәше буенча Россия Кубогына ярышлар узды. Татарстанның билбау көрәше федерациясеннән хәбәр итүләренчә, бәйгедә 17 команда катнашкан. Татарстаннан исә ике команда, чөнки турнирны кабул итүче Чаллы аерым команда буларак чыгыш ясаган. Һәр команда да үлчәү категорияләре буенча (66 кг., 73 кг., 81 кг., 90 кг., 100 кг., һәм 100 кг.нан да авыррак) 6 шар кеше. Хатын-кызлар исә өч авырлык үлчәвендә көч сынашкан (58 килограммга кадәр, 66 кг. һәм аннан да авыррак үлчәүдә).

Көрәш нигезләмәсе буенча командалар 2 төркемгә бүленгән. Беренче төркемдә - Карачай-Черкес, Коми республикасы, Башкортстан һәм Татарстан – 1 командалары. Икенче төркемгә исә Мордовия, Мәскәү, Волгоград, Свердловск һәм Татарстан – 2 командасы көрәшчеләре керде. (чаллылылар – Татарстан – 2 командасында).

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренчелекне Мәскәү алыплары яулаган. Татарстан – 1 исә икенче урында. Карачай-Черкес белән Мордовия батырлары 3 нче һәм 4 нче урыннарны бүлеште. Татарстанның ике командасы – бишенче баскычта.

Турнирның баш хөкемдары – халыкара категорияле судья, Россиянең атказанган спорт остасы Фәрхәт Мостафин булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot