Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биләрдәге «Сәләт» Халыкара форумында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү алымын әйттеләр
Биләрдә узучы «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумында табигать юнәлешенә багышланган һәм экологиягә карата сакчыл карашка өндәгән утар оештырылган. Бу хакта «Татар-информ»га «Сәләт»нең матбугат үзәге хезмәткәре Әдилә Шакирова сөйләп үтте.
«Сәләт» утары булдырылган. Аерым остаханәләр вакытында сәлкешләр бирегә килеп туфракны эшкәртәләр, аннары үсемлекләр утыртып, аларга су сибеп үстерәләр. Һәм ул утар – һәр үтеп баручы «Сәләт»ленең игътибарын җәлеп итүче матур зона булып тора. Бу шөгыльдә бала-чага шактый актив катнаша. Шулай ук экологиягә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан судан бушаган пластик шешәләрне аерым җыю оештырылган. Алай гына да түгел, пластик җыю буенча аланнар арасында конкурс та үткәрелә. Шуннан соң чүп-чарларны аларның материалларына карап аерым җыю булдырылган», – диде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш, экологиягә багышланган очрашулар үткәрлүен дә әйтте.
«Аннан соң табигатькә сак караш булдыру бурычыннан чыгып, төрле экологик эшләнмәләр ясау да каралган. Бу юнәлеш буенча да безгә төрле спикерлар килә, тематик уеннар уздырыла һәм тотрыклы үсеш максатыннан программалар да булдырылган», – диде ул.

Форум вакытында «Остаз» проекты да булдырылган, дип билгеләде оештыручылар. Монда мөгаллимнәр төрле программаларда катнашкан, федераль дәрәҗәдәге Мәскәү, Санкт-Петербургтан килгән спикерлардан лекцияләр, остаханәләр һәм тренинглар узган.

-
Быел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының 31нче сезоны гамәлгә ашырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз