Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биләрдәге «Асыл гаилә» җыенында: «Сәләт» – буыннар чылбыры белән көчле
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылган «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының «Асыл гаилә» җыены булды. Биредә төрле еллардагы «Сәләт» активистлары катнашты. Аның вакытында «Асыл гаилә» программасы координаторы Хабил Сәхипгәрәев җыенның программасы турында җентекләп таныштырды һәм сорауларга җавап бирде.
«Минем өчен гомумән «Сәләт» мохите – ул гаилә мохите. Һәм күп еллар үткәч, без бирегә гаиләләр белән кайтуыбыз да аерым бер әһәмияткә ия, дип саныйм. «Сәләт» – буыннар чылбыры белән көчле. Елдагыча «Асыл гаилә» җыены программасы да яңартылып, кызыклы үзгәрешләр кертелеп тора. Иң беренче чиратта без берләштерүче чаралардан башлап җибәрәбез, гадәттә. Аннары җыен спорт программалары белән дәвам итә. Кечкенә балалар аеруча актив, йөгереп уйнарга ярата бит инде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сәхипгәрәев әйтүенчә, җыен программасының эчтәлеге чараларга бай.

«Шуннан соң яшь категорияләренә бүленеп төрле дәресләр һәм остаханәләр үтә. Татар уеннарына багышланган остаханә, аннан яшүсмерләр өчен дебатлар клубы һәм өлкәннәр өчен корылтай чатырында – зурлар яратып өлгергән квиз оештырыла», – дип ассызыклады әңгәмәдәш.

Җыен барышында нәни балалар белән килүче гаиләләр өчен «Бәләкәч» чатыры үз эшен алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз