news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләрдә «Сәләт» форумы башланды

Биләрдә «Сәләт» форумы башланды
Фото Татарстан Мәдәният министрлыгыннан

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - «Һөнәрләр Биләр форум»ның ачылыш тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Минем бу искиткеч урынга, башҗитәкләргә, әйдаманнарга һәм, әлбәттә инде, барлык катнашучыларга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Сездән башка бу форум булмас иде. Ләззәтләнегез, рәхәтләнеп ял итегез, бер-берегез белән танышыгыз һәм гомер буе сезнең белән янәшәдә булачак дуслар табыгыз», - диде ул. 

«Сәләт» директоры форумны уздырырга ярдәм иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, шулай ук Алексеевск районы администрациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тел тирәлегендә татар телен өйрәнүнең әһәмияте турында «Адымнар - Алабуга» күптелле белем бирү комплексы директоры Надир Курамшин сөйләде. «Әйдәгез шушы дүрт көн эчендә татар телебезне бергәләп шомартыйк. Бүген сменада 700 бала, сез барысы белән дә таныша аласыз. Йөзе белән генә булса да аралашып карагыз, сез үзегезнең тел байлыгыгыз ничек яхшырачагын күрерсез», - диде Курамшин.

Катнашучыларга «АК БАРС» банкы» ГАҖнең дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов мөрәҗәгать итте. «11 ел биредә форум уза, 5 ел мин сезнең белән бергә. Бүген безнең җыелуның сәбәбе булган һәм безне илһамландыручы яшьләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мин сезнең үсешегезгә һәм татар телен өйрәнүегезгә шат», - дип уртаклашты ул.

Смена ачылышында Malsi Music, Ilgiz һәм Zarina башкаруында «Сәләт» форумының җыры - «Ау» тәкъдим ителде.

Форумның беренче сменасы укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланган. Бу көннәрдә экология, IT һәм робототехника буенча остаханәләр узачак.

Сменада катнашучылар - фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр һәм иҗади фестивальләр җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптелле белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук ​​Сәләтнең «Сәләт–Болгар-Туган тел» профильле сменасына сайлап алуны үткән балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100