Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Биләрдә «Сәләт» форумының иҗади сменасы башланды

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы — Иҗат Биләр Форум эшли башлады. Смена нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз остазлары белән командада булдырган иҗади проектлар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗади сменада 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге 600 бала һәм яшүсмер катнаша.
Иҗат Биләр Форум Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм ярдәме белән 2018 елдан үткәрелә. Традицион рәвештә смена бию, музыка, театр юнәлешләре буенча лабораторияләр форматында уза. Катнашучылар, иҗади төркемнәргә берләшеп, остазлар белән коллаборациядә яңа иҗади проектлар әзерләячәк һәм смена ябылышында аларны тәкъдим итәчәк.
Музыка юнәлешен җырчы, актриса, вокал буенча укытучы Зәринә Вильданова җитәкли, театр юнәлеше Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры һәм режиссеры Лилия Нурель җитәкчелегендә узачак. Бию юнәлеше җитәкчесе - хореограф, биюче һәм укытучы Венера Галимова.
Форумда коллектив җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту программасы үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Проект кысаларында баланы шәхес буларак тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәтле коллектив булдыру, аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.
«Остаз» спикерлары арасында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: Нурбәк Батулла, Ислам Валеев, Булат Минкин, Крестина Полевая, Юрий Федоров һәм башкалар.
Смена кысаларында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы Роза Хәйруллина белән иҗади очрашу булачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз