news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы старт алды

26 июньдә Биләрдә XV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы — «Алдынгылар Биләр форумы» үз эшен башлап җибәрде.

Быелгы форумның тәүге сменасы Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә үткәрелә. Биләр җиренә Татарстанның төрле районнарыннан 12–17 яшьлек 800 гә якын сәлкеш җыелды. Аларның һәркайсы конкурс сайлап алуын узган. Форумга эләгү өчен катнашучылар «Остазлар» темасына эссе әзерләгән һәм шәхси уңышларын чагылдырган портфолио юллаган.

27 июньдә форумның рәсми ачылышы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасындагы «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов чыгыш ясады.

«Сезнең һәрберегез үзенчәлекле. Сезнең һәркайсыгыз — кечкенә бер дөнья, кечкенә генә галәм, ә бергә без — зур җиһан. Безне уртак тарих берләштерә, һәм ул безнең киләчәгебез белән тыгыз бәйләнгән. «Алдынгылар» сәләтле, ә сәлкешләр — һәрвакыт алдынгы. Башкача була да алмый», — диде ул.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Анатолий улы Демидов та сәлкешләрне сәламләде. «Яшьләр көнендә Биләрдә иң сәләтле һәм иң алдынгы яшьләрнең җыелуы — үзе бер зур вакыйга. Җәйнең бу атнасын мөмкин кадәр файдалы һәмкүңелле итеп үткәрергә тырышыгыз», — диде ул.

Беренче сменаның төп темасы — остазлык һәм лидерлык. Форум программасы укучыларда җаваплылык хисен, лидерлык сыйфатларын һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Балалар көн дәвамында 12 юнәлеш буенча белем алачак. Алар арасында мәгариф, фән, мәдәният, экология һәм башка өлкәләр бар. Сәлкешләр остаханәләрдә катнашып, алган белемнәрен практикада сынап карый алачак.

Быелгы яңалыкларның берсе — «Биләр. Тамырлар» проекты. Аның кысаларында археолог, тарихфәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы «Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы» директоры Зөфәр Шакиров балаларны тарих һәм археология һөнәре белән таныштырачак.

Биләрдәге форум атмосферасын быел да онлайн күзәтергә мөмкин. «Җанлы Сәләт» проекты аша көн саен форум яңалыклары, репортажлар һәм туры эфирлар тәкъдим ителә. Трансляцияләр «Сәләт»нең рәсми ВКонтакте аккаунтларында алып барыла.

Быел «Сәләт» форумы 26 июньнән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт смена кысаларында Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6 меңгә якын сәләтле бала, яшьләр һәм остазлар бер мәйданчыкта очрашачак.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot