Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды
Биләрдә «Сәләт» – «Һөнәрләр Биләр Форум» XV Халыкара яшьләр мәгариф сменасы узды. Чара Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде, дип хәбәр итә оештыручылар.
Алынган мәгълүматларга караганда, «Сәләт» берләшмәсендә катнашучыларга абруйлы һәм җәмгыятьне ныгытуга керткән өлешләре өчен III дәрәҗә көмеш сигез очлы йолдыз һәм II дәрәҗә алтын сигез очлы йолдыз тапшырылды. Хәрәкәт лидерларына казанышларын тану йөзеннән шәмәхә төстәге футболкалар бүләк иттеләр.
Бүләкләрне «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов тапшырды.
«Монда күңелне ниндидер гаҗәеп җылылык тутыра – ул, әлбәттә, сездән килә. Дөнья чыннан да тар: мин монда Әдип Альмир белән беренче тапкыр 10 яшемдә килдем. Еллар үтә, ә без Биләргә кайтуны дәвам итәбез. Мин ел саен киләм. «Сәләт» - гаять зур галәм, ул даими үсештә. Бәлки, берничә елдан сез монда башка дәрәҗәдә килерсез һәм «Сәләт»не башкача үстерерсез. Әмма елдан-ел үзгәрешсез кыйммәтләр булып кала торган әйберләр дә бар: татар теле һәм изге Биләр туфрагы. Әйдәгез бергә, бердәм һәм рәхмәтле булыйк!"» - диде Тимур Сөләйманов.
Смена программасы алты юнәлешне үз эченә алды: иҗат, медиа, IT, туган якны өйрәнү («Тамырлар»), экология һәм лидерлык. «Һөнәрләр форумы» катнашучылар өчен эчке потенциалны ачу һәм үстерү мәйданчыгына әверелде. Һәр юнәлеш кысаларында лабораторияләр эшләде, катнашучылар үзләре тудырган продуктларны күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз