news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» яшьләр форумы башланды

Биләрдә «Киләчәк һөнәрләре» яшьләр форумы башланды

Биләрдә «Сәләт» палаткалы лагерының мәйданчыгында «Киләчәк һөнәрләре» республика яшьләр форумының тантаналы ачылышы узды. Биш көн дәвамында 600гә якын чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен яңа һөнәрләрдә сынап караячак. Форум Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән катнашучыларны, шулай ук Россия Федерациясенең 10нан артык субъектыннан делегацияләрне берләштерә.

Форум булачак абитуриентлар, эш бирүчеләр һәм профильле югары уку йортлары өчен аралашу мәйданчыгы булып тора. Форум программасы кысаларында республиканың алдынгы оешмаларыннан остаханәләр, яңа проектлар язу һәм яклау, республиканың биш төп үсеш юнәлеше: энергетика, агросәнәгать комплексы, экология, мәгълүмати технологияләр, җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе буенча махсус белем бирү программасы керә.

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.

«Әйләнә-тирәгә карагыз: мең ел элек нәкъ менә шушы урында Евразиянең Константинопольдән генә калышкан Икенче Бөек Каласы — Биләр шәһәре булган. Тарих үзенчә хөкем чыгарган: ул яулап алынган һәм җимерелгән. Ләкин без монда нәкъ менә бу хәтерне кайтару өчен җыелабыз. Утыз ел элек яшьләрне берләштерә торган, үз тамырларын өйрәнүгә һәм яңа белемнәргә этәрә торган урын булдыру идеясе туды. Ул вакытта монда 100 бала килде, аннары 300, ә бүген форумнарда барлык Идел буе федераль округыннан 5000гә якын кеше катнаша. Без бу меңьеллык тарихны киләчәк технологияләре белән берләштерергә булдык. Партнерлар белән бергә — экология инженерия белән, ә гореф-гадәтләр инновацияләр белән кисешкән киңлек тудырабыз. Алда безне биш көнлек программа көтә. Кулга-кул тотынышып, бер гаилә кебек эшлик! Чөнки безнең төп көчебез — уртак тарихыбызда һәм бердәмлектә», — дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Уку-укыту программасы кысаларында катнашучылар интерактив сессияләргә (50 кешегә кадәр) бүленәчәк, анда алар бизнес-уеннар һәм остаханәләр аша һөнәри күнекмәләр туплаячак. Эшчәнлекнең үзәгендә проект лабораторияләре тора. Биредә катнашучылар белгечләргә инженер прототиплардан башлап программа кодларына кадәр үзләре булдырган эшләнмәләрне тәкъдим итәчәк.

Форумның мөһим өлешен «Һөнәрләр ярминкәсе» тәшкил итә. Укучылар Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Россия кооперация университеты һәм Алабуга Политех кабул итү комиссияләре вәкилләре белән шәхсән аралаша, шулай ук «Нежникамскнефтехим» ААҖ, «Чистополье» холдингы, «Сибур» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропорты һәм башка сәнәгать лидерларының җитәкчеләреннән стажировка узу мөмкинлеге турында белешә алачак.

Форумны «Киләчәк һөнәрләре: без сайлыйбыз, безне сайлыйлар» темасына панель дискуссия рәвешендәге ачык сөйләшү төгәлли. Чара кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен системалы юллар эзләү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР буенча Табигатьтән файдалануны күзәтү идарәсе җитәкчеләре, шулай ук әйдәп баручы уку йортлары ректорларын берләштерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot