news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» комплексы территориясен яңартачаклар

Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» комплексы территориясен яңартачаклар
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Быел көз ахырына кадәр Татарстан Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан «Изгеләр чишмәсе» архитектура-мәдәни комплексы территориясе өстәмә рәвештә төзекләндереләчәк. Бу хакта Татарстан шәһәрләре үсеше институты Телеграм-каналында хәбәр итә.

Комплексның төп ике элементы - чыганак зонасы һәм Хуҗалар тавында урнашкан «Кара таш» монументына илтүче баскыч яңартыла, дип аңлаттылар институтның матбугат хезмәтендә.

Баскыч 1996 елда төзелгән һәм шуннан бирле ремонтланмаган. Аны уңайлырак итү, шулай ук кешеләр югарыга менгән вакытта ял итә ала торган махсус зоналар булдыру планлаштырыла.

Моннан тыш, «Изгеләр чишмәсе» чыганагы павильоны яңартылачак. Кунакларга уңайлылыкны арттыру өчен бәдрәфләр яңарту һәм җиһазландыру, ә аларның иминлеген тәэмин итү өчен видеокүзәтү камералары урнаштыру планлаштырыла.

Чыганак өч конфессия вәкилләре - мөселманнар, христианнар һәм традицион чуваш дине тарафдарларының күмәкләп сәяхәт итү урыны булып тора. Анда 1 елда якынча 110 меңгә кеше була, алар арасында татарстанлылар белән Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә бар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100