Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биләрдә «Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узачак
Татарстан яшьләрен XI Республикакүләм «Әнвәр Хәйри һәм Фаяз Хуҗин укулары» яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыралар. Җиңүче Мисырга юллама ота алачак. Бу хакта Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе хәбәр итте.
Конференция «Биләр. Тамырлар» проекты кысаларында 1-3 декабрьдә «Фәнсар» базасында (Алексеевск районы, Биләр авылы) үткәреләчәк.
Тикшеренү эшләре «Биләр – аң-акыл, көч-куәт, вакыт һәм рухи киңлекне берләштергән урын» темасы кысаларында башкарыла. Конференциядә VII-XI сыйныф укучылары, студентлар һәм аспирантлар 8 тематик юнәлештә катнаша ала.
Гаризалар 22 ноябрьгә кадәр әлеге сылтама аша кабул ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз