news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләр урманында корткычлардан зыян күргән агачлар яңадан яфрак ярган

Биләр урманында корткычлардан зыян күргән агачлар яңадан яфрак ярган
Салават Камалетдинов

Бер ай элек Биләрдә агачларның яфракларын парсыз ефәк күбәләге кортлары ашап бетерү сәбәпле, агачларның ботаклары гына калган иде. «Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина бер ай элек Биләрдә булып, шул хакта репортаж әзерләде. Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин Биләрдә агачларның яңадан яфрак ярганын әйтте.

«Сез Биләрдә булып киткәннән соң, кортлар курчак булып, күбәләккә әйләнеп очтылар. Яфракларны ашаудан туктадылар. Шул күбәләкләр йомырка салып калдырды. Агачлар яңадан яфрак ярды. Яңадан яфрак яргач, агачның үсеше аз. Агачлар ямь-яшел, яңадан үз хәленә кайтты», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, парсыз ефәк күбәләкләр салып калдырган йомыркаларны юкка чыгармасалар, киләсе елда да шундый ук хәл күзәтелергә мөмкин: агачларның яфракларын кортлар ашап бетерә ала.

Парсыз ефәк күбәләкләре йомырка сала

Фото: Рамил Нуруллин

«Волгоградтан килеп, урманны эшкәрткәннәр иде. Әмма файдасы булмады. Күбәләк салып калдырган йомыркаларны юк итү өчен, иң үтемле чара – «нефтевание». Ягъни солярка кушып, сыекча ясыйлар. Сыекчаны тампонга сеңдерәләр һәм шуның белән йомыркаларга төртеп чыгалар. Шуның бер тамчысы эләксә дә, күбәләк салган йомыркалар һәлак була», - дип аңлатты Рамил Нуруллин.

Элек урманнарны план буенча шулай эшкәртеп торганнар. «Ләкин аны дүрт-биш элек бетерделәр. Бу тәҗрибәне республикага яңадан кайтарырга кирәк дип саныйм. Көзен волонтерларны җәлеп итеп, халык күп була торган урыннарны, урманнарны эшкәртеп чыгарга кирәк. Җитәкчелеккә тәкъдим итәчәкмен», - диде ул.

Рамил Нуруллин

Рамил Нуруллин фикеренчә, әлеге ысул белән эшкәртүнең беркемгә зыяны юк. «Кешегә дә, бал кортларына да. Сыекча җиргә төшеп, шул йомырканы юк итә, үзе дә юкка чыга. Чагыштыру өчен: химик препарат белән эшкәрткәндә умарталыклар, авыл, сулыклар янына биш чакрым якын барырга ярамый, аны самолеттан да сиптереп булмый», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100