news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе агач яфракларын ашаган кортка агу сибәргә ярамавын әйтте

Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе агач яфракларын ашаган кортка агу сибәргә ярамавын әйтте
Салават Камалетдинов

Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе агач яфракларын ашаган кортка агу сибәргә ярамавын әйтте.

Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин урман агачлары яфракларын ашаган парсыз ефәк күбәләге кортларына ни өчен агу сибәргә ярамавын аңлатты.

«Минем эш тәҗрибәсендә бу – дүртенче шундый очрак. Бер вакытта да урманга агу сипмәдек. Кырдагы, елгалардагы кошларны авыл хуҗалыгы үтереп бетерде диярлек. Кошлар урманда калды. Әгәр агу сипсәк, 45 көн урманга керергә ярамаячак. Кошлар, җәнлекләр үлеп бетәчәк. Агу кешегә дә зыяны. Урманнан гөмбә, җиләк җыеп булмас. Ул кортлар хәзер күбәләккә әйләнеп, очып китәчәк, һәм урман яңадан яшелләнәчәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, урманга агу сипсәләр, экологиягә зыян киләчәк. «Ел буе ашый торган кортлар чыгарга мөмкин, шуңа күрә бик сак булырга кирәк. Бүгенге көндә Татарстан урманнарында 200дән артык бөҗәк бар. Шуның 100е – файдалы, 100е – зыянлы. Алар бер-берсен баланста тота. Агу сипсәк, файдалы бөҗәкләр һәлак булып, зыянлылары исән калып, җәй буе урманда яфраклар булмаска мөмкин. Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк», - диде ул.

Рамил Нуруллин кеше йөрмәгән һәм умарталар булмаган урыннарны дүрт тапкыр биологик препарат белән эшкәртүләрен, химик матдәләр кулланылмавын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100