news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биләр һәйкәлләре Россиянең мәдәни мирас объектлары реестрына кертелде

Татарстанда Биләр тыюлыгының археологик һәйкәлләрен комплекслы тикшерү тәмамланды. Ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты заказы буенча үткәрелде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

X–XV гасырлар объектлары Болгар һәм Алтын Урда чорларына карый һәм Биләр археология комплексы территориясендә урнашкан.

Экспертизалар аларның тарихи кыйммәтен раслады, төгәл чикләрен, сак предметын һәм территорияләрне файдалану режимын билгеләде. Эш нәтиҗәләре буенча һәйкәлләр Россиянең Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертелде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биләрнең уникальлеген билгеләп үтте, дәвам итә торган археологик тикшеренүләрнең әһәмиятен һәм аның бай мәдәни мирасы турындагы белемнәрне популярлаштыру кирәклеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot