Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Билан һәм Кәлимуллина Казанда «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында Россия гимнын башкарды
«Казан Экспо» да «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасы Россия гимнын башкару белән ачылды. Беренче секундтан ук бөтен зал торып басты. Алар арасында Россия Президенты Владимир Путин һәм башка илләр лидерлары да бар.
Россия җырчысы, «Россиянең көмеш тавышы» Эльмира Кәлимуллина һәм популяр җырчы, РФнең атказанган артисты Дима Билан әйдәп баручы башкаручылар булды.
Халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Турнирда 107 илдән 282 халыкара команда катнашачак, алар 2 меңнән артык спортчыны берләштерә. Россия Президенты Владимир Путин киберспорт буенча булачак ярышларны дөньяда иң масштаблысы дип атады, ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» һәм Казанда БРИКС илләре уеннары тарихта зур эз калдырачак дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз