news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Билалетдинов Миңнеханов белән очрашуда: «Ак Барс» киләсе сезонга әзерләнәчәк

rais.tatarstan.ru

«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) узган сезоныннан хисләре белән уртаклашты.

«Мин команда яхшы эш башкарды дип әйтергә һәм килешергә теләр идем. Уенчылар лаеклы уйнау өчен барысын да эшләде. Тагын бер кат кабатлыйм, аз гына җитмәде. Бәлки, ниндидер тәҗрибә җитмәгәндер.

Ләкин егетләр тырышып уйнады, җиңү өчен барысын да эшләде. Алар үзләрен кызганмады, алар һәр матчта бирелеп уйнады. Алар, спортчылар буларак, бик яхшы казаныш ясады. Команда безнең уенчыларның да, администрациянең дә никадәр көчле икәнлеген күрсәтеп, бик яхшы адым ясады.

Минемчә, безнең хәзер җанатарларыбыз бик күп. Мин хәзер кайда гына йөрсәм дә, бөтен җирдә «Ак Барс», «Ак Барс» - бу шәп. Шуңа күрә бу уңышны тотарга һәм югарыда калырга кирәк. Барысы да безнең кулда», - диде Билалетдинов.

Моннан тыш, белгеч Рөстәм Миңнехановка хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

«Сезгә зур рәхмәт, команда киләсе сезонга әзерләнәчәк», - дип белдерде Зиннәтулла Хәйдәрович.

Искәртик, бу сезонда «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалына кадәр барып җитте, бары җиденче матчта гына Мәскәүнең ЦСКА командасына КХЛның төп трофеен оттырды.

Миңнеханов шулай ук «Ак Барс» уенчыларына, тренерларына һәм җитәкчелегенә уңышлы сезон өчен рәхмәт белдерде һәм Казан клубын Татарстан бренды дип атады.Татарстан Рәисе сүзләренчә, яңа сезонда Зиннәтулла Биләлетдинов командасының Гагарин кубогын яулый алырлык көче бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100