Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Билалетдинов Казанда ЮХЛ командасын булдыру турында: “Бу дөрес карар”
Баш тренер “Ак Барс” җитәкчелегенең Казанда фарм-клуб булдыру турында карарын шәрехләде
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, Казан командасының ачык тренировкасы алдыннан журналистлар белән аралашканда, “Ак Барс” җитәкчелегенең Казанда Югары хоккей лигасында (русча - ВХЛ) чыгыш ясаячак фарм-клуб булдыру турында карарын шәрехләде.
“Бу дөрес, яхшы карар. Мин аның өчен җитәкчелеккә рәхмәтле. Чөнки монда өстәмә финанслар, алар андый ук зур булмаса да, шулай да – бу акча. Команда монда эшләячәк, алар безнең кул астында була, күчүләр турында сораулар булмаячак, һәм безнең бу егетләрне карау, контрольдә тоту, тренировкаларга, уеннарга чакыру мөмкинлеге булачак. Бу бик уңайлы”, - диде ул.
Билалетдинов ассызыклаганча, “Ак Барс”ның фарм-клубында нигездә 22 яшькәчә, күп дигәндә, 23 яшькәчә булган уенчылар җыелачак.
“Ак Барс”ның Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы “Нефтяник” белән мөәнәсбәтләренә килгәндә, Билалетдинов ассызыклаганча: “Без бернәрсәне дә җимермәдек, киресенчә, - уртак тел табарга тырыштык. Кайдадыр таптык, кайдадыр юк, ләкин, тулаем алганда, безнең нормаль мөнәсәбәтләр. Без яхшырак, эшләргә уңайлырак булуын, яшьләребезнең үсүен, безнең командага килүен телибез. Уенчы 23 яшьтән өлкәнрәк булса һәм без аның безгә туры килмәвен тойсак, бәлки, аны Әлмәткә яки башка командаларга бирәчәкбез”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз