Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Билал Эрдоган Казанга этноспортның дөнья башкаласы статусын бирергә мөмкин булуын әйтте
Казан – этноспорт актив үсә һәм пропагандалана торган шәһәрләрнең берсе, һәм киләчәктә ул бу өлкәдә башкала була ала. Бу хакта Казанда Глобаль яшьләр саммитында Халыкара этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган хәбәр итте.
«Берсүзсез, Казанга этноспортның дөнья башкаласы статусын бирү тәкъдиме игътибарга лаек. Безнең конфедерациянең башкаланы ел саен сайлап алу тәҗрибәсе юк, ләкин әгәр без киләчәктә мондый алымны карасак, Казан дәгъва кыла торган шәһәрләр арасына керәчәк, чөнки биредә спорт бик югары дәрәҗәдә үсеш алган», – дип белдерде Эрдоган.
Ул Казанда уза торган Глобаль яшьләр саммитының кунагы булды. Саммитта 70 илдән яшьләр белән эшләү өчен җаваплы кешеләр җыелды. Ике көн дәвамында алар заман куйган глобаль таләпләр турында фикер алышачак һәм үз дәүләтләрендә кулланылган иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз