Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бил сызлый, йөрәк авырта, баш чатный: бакчада сәламәтлекне саклап калу киңәшләре
Май бәйрәмнәрендә күпләр бакча сезонын башлап җибәрә һәм, һава торышы уңай булса, участокта ныклап эшләргә тырыша. Шулай да, чаманы белмәсәң, бакчадан туры хастаханәгә дә эләгергә мөмкин дип кисәтә белгечләр. Табиблар физик эш белән мавыгып, җәрәхәтләр алмыйча, радикулит һәм инфаркттан ничек сакланырга икәнен сөйләде.
Мунча, алкоголь һәм майлы ризык йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләмә тудыра
– Кышкы пассивлыктан язгы активлыкка акрынлап һәм саклык белән генә күчәргә кирәк. Иң элек эш һәм ял режимын сакларга, үз хәлеңә карап эш итәргә кирәк, – дип кисәтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким. – Күп кенә пенсионерлар, кыш буе өйдә утырганнан соң, яз көне бакчага килә һәм бөтен бакчаны бер көндә казып чыгарга теләп, кулына көрәк ала. Бу кан басымы күтәрелүгә, стенокардия өянәгенә, остеохондроз, шикәр диабеты һәм башка чирләрнең көчәюенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә йөкләмә чамалы, артык тырышлыксыз булырга тиеш.
Гипертония, диабет яки астма кебек хроник авырулары булган кешеләргә бакча сезоны башланганчы медицина тикшерүе узарга һәм булачак йөкләмәләрне исәпкә алып, дәваланырга киңәш ителә. Бакчада булган һәр көнне кан басымын үлчәргә һәм пульсны күзәтергә кирәк.
Су эчү режимы һәм дөрес туклану турында да онытмагыз. Эсселек, авыр эш һәм организмда су җитмәү кан басымының кинәт күтәрелүенә сәбәпче булырга мөмкин, – ди белгеч.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Күпләр бакчада авыр эш көненнән соң мунча керергә, шашлык пешерергә һәм спиртлы эчемлекләр белән мәҗлес оештырырга ярата. Әмма Зөлфия Ким бакчадагы эшне мунча, алкоголь һәм майлы ризык белән берләштерергә һич тә киңәш итми. Бу йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләмә тудыра һәм төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
– Бу өлкән яшьтәге кешеләргә генә кагылмый. Соңгы елларда йөрәк-кан тамырлары чирләре яшәрә бара, без 30–35 яшьлек кешеләрдә дә гипертонияне еш күзәтәбез, – дип билгеләп үтте Зөлфия Ким.
Табиб үз организмыңны тыңларга һәм куркыныч билгеләргә игътибар итәргә чакыра: күкрәк турысында уңайсызлык хис итү, йөрәк эшчәнлеге бозылу, тын кысылу һ.б. Мондый билгеләр пәйда булса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кардиолог шулай ук бакча сезонына кыштан ук әзерләнә башларга киңәш итә. Монда сүз үсентеләр турында түгел: йөрәк мускулын ныгыту өчен күбрәк җәяү йөрергә һәм хәлдән килгәнчә гимнастика белән шөгыльләнергә кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Бакчада еш кына куллар, аяклар, бил һәм тире зыян күрә»
Травматолог-ортопед Кирилл Кәримов та бакчачыларның кинәт эшкә керешүе аркасында җәрәхәтләр алуын һәм чирләренең көчәюен билгеләп үтте.
– Кеше берничә ай аз хәрәкәтләнә, ә аннары иртәдән кичкә кадәр казый, капчыклар ташый, тулы чиләкләр күтәрә, ботаклар кисә, берничә сәгать иелеп эшли. Бакчада еш кына куллар, аяклар, бил һәм тире зыян күрә, – дип белдерде травматолог. – Бакчачыларның төп хаталары: хәл беткәнче эшләү, авыртуга түзү, кинәт кенә авыр әйберләр күтәрү, билен бөкерәйтеп чүп утау, җир кишәрлеге буйлап шлепанцы киеп йөрү, тырма һәм секаторларны теләсә кайда калдыру…
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Миннән киңәш бик гади. Эшкә керешкәнче 5–7 минут күнегүләр ясап алу кирәк: җилкәләрне, билне, тезләрне, тубыкларны язылдырып алыгыз. Коралларны очын аска каратып ташыгыз һәм тырманың тешләрен үзегезгә каратып калдырмагыз, югыйсә ялгыш басарга мөмкинсез.
Җәрәхәт алган очракта яраны чиста су белән юарга, канны туктатып торучы бау бәйләргә, яраның тирә-ягын антисептик белән эшкәртергә һәм шул урынга чиста салфетка ябарга кирәк. Ярага туфрак керсә, столбняк чире йогу куркынычы бар, шуңа күрә ясаткан прививкаларыгызның вакыты чыкмаганмы – шуны белү мөһим.
Тирән яра, тешләү, шешү, эренләүләр булганда яки аякка басып булмый, кулны селкетеп булмый икән – мондый очракларда табибка мөрәҗәгать итү зарур.
Кирилл Кәримов сүзләренчә, өлкән кешеләр еш кына остеопороз белән җәфалана. Бу чир вакытында сөякләрнең тыгызлыгы кими һәм алар уалучан булып кала. Чамадан тыш йөкләмәләр һәм җәрәхәтләр авыр сынуларга, мәсәлән, оя сөяге муентыгы сынуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә остеопороздан интегүчеләргә Кирилл Кәримов аеруча сак булырга киңәш итә.
«Башны түбән иеп озак эшләмәгез»
Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы неврология бүлеге мөдире Марат Хәйруллов башны аска иеп озак торуның сәламәтлек өчен куркыныч икәнен кисәтте.
– Мондый халәттә баш миенең кан тамырларына бик күп кан килә, бу инсульт, баш миенә кан саву һәм йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы (сердечная недостаточность) куркынычын арттыра. Шуңа күрә озак иелеп эшләмәскә кирәк, – дип аңлата белгеч.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Моннан тыш, бөкерәйгән бил – умырткалык һәм терәк-хәрәкәт системасы өчен табигый булмаган халәт. Бу мускулларда көчәнеш җыя, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасына басым ясый. Нәтиҗәдә муен һәм бил авыртырга, баш әйләнергә, күз аллары караңгыланырга мөмкин. Шулай ук бу халәттә корсак кысыла һәм сулыш алу кыенлаша, бу исә кандагы кислородны киметә, органнарның туклануын начарайта, – ди ул.
Билгә һәм буыннарга йөкләмәне киметү өчен Марат Хәйруллов гади алымнар кулланырга киңәш итә:
– Авыр әйберләр күтәргәндә, авырлыкны аякларга бүлер өчен, билдән түгел, тездән бөгелергә кирәк. Түтәлләрдә эшләгәндә тәбәнәк эскәмия яки урындык кулланырга була, ә тезләнеп эшләргә җыенасыз икән, тезләргә махсус саклагычлар кияргә кирәк. Шулай ук биек түтәлләр ясарга мөмкин, – диде белгеч.
Бакчада эшләгәндә күзләрегезне саклагыз!
Казан дәүләт медицина академиясе офтальмология кафедрасы мөдире Эльмира Абдулаева бакча участогында күзләр өчен дә куркыныч җитәрлек икәнен кисәтте. Бу тузан һәм чүп керүдән башлап, җитди җәрәхәтләргә кадәр булырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Агачлар кискәндә, куакларны эшкәрткәндә яки «болгарка» белән эшләгәндә, күзегезгә кисәкчекләр, роза чәнечкесе яки химик матдәләр чәчрәп кереп, күзләрнең мөгез катламын җәрәхәтләргә мөмкин. Мондый очракта кичекмәстән күзне агымсу яки физраствор белән юарга кирәк. Моның өчен раковина өстенә иелеп, сыеклык борыннан чигәгә таба ага торган итеп юыгыз. Бочкада торган яки эрегән кар суын кулланырга ярамый, чөнки анда микроблар бик күп, алар хәлне катлауландырачак кына, – дип басым ясады табиб.
Күзгә чүп кереп, юганнан соң да уңайсызлык кала икән, ашыгыч рәвештә күз табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул чит җисемне алып ташлар һәм зыян күрү дәрәҗәсен билгеләр. Күздәге әйберне үз белдегең белән алырга тырышу сукыр калуга китерергә мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Эльмира Абдулаева бакчачыларга саклагыч яки кояштан саклый торган күзлекләрне киеп эшләргә киңәш итә. Алар күзләрне ультрафиолеттан, чит җисемнәрдән һәм бөҗәкләрдән саклаячак.
– Күз тирәсен бал корты яки башка бөҗәк тешләсә, паникага бирелергә кирәк түгел: күз кабагы шешү күзгә үзенә сирәк куркыныч тудыра. Әмма аллергиягез булса, анафилактик шок үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аллергикларга антигистаминлы препаратны үзләре белән йөртергә кирәк. Катаракта һәм глаукома буенча операция үткәргән кешеләр өчен киңәшләр индивидуаль бирелә. Пычрак кул белән күзгә дару тамызу яки башны аска иеп озаклап эшләү тыела, – дип билгеләп үтте офтальмолог.
Фәридә Якушева, «Республика Татарстан»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз