news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биләрдә узган ярышларда Яңа Чишмә электрчылар командасы югары һөнәри осталык күрсәткән

Яңа Чишмә командасы ярышларның барлык 7 этабында да югары күрсәткечләргә ирешеп, җиде район арасында мактаулы 3 нче урынга лаек булган.

(Яңа Чишмә, 11 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Июнь ае башында Биләрдә һөнәри осталык буенча ярышлар булып узды, анда Яңа Чишмә электрчылары да катнашты, дип яза район газетасы.

Капитан мастер Булат Зарипов җитәкчелегендәге диспетчер Сергей Журавлев һәм электромонтерлар Владимир Грязнов һәм Александр Черняклардан торган безнең команда ярышларның барлык 7 этабында да югары күрсәткечләргә ирешеп, җиде район арасында мактаулы 3 нче урынга лаек булган. Аларның барысына да Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot