Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Биләрдә узачак «Сәләт» форумында онлайн катнашу мөмкинлеге була
Форумга Татарстанның һәр районыннан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән сәләтле яшьләр җыелачак.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 19 июнь-2 августта Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумы узачак. Анда 18 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. Быел да форумда онлайн катнашып булачак.
«Форумда Татарстанның һәр районыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта Бельгия, Германиядән дә катнашачаклар. Биләргә 8 меңгә якын кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, быел да онлайн катнашып була. Онлайн рәвештә 9-10 мең кеше катнашыр дип көтәбез. Шул рәвешле барлык катнашучылар саны 18 меңгә якын булырга тиеш», — диде «Сәләт» яшьләр Үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Форум 6 профильле смена форматында уза. Смена барышында Татарстан һәм Россиянең алдынгы экспертлары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре остаханәләр, лабораторияләр һәм тематик мәйданчыклар үткәрәчәк.
«Үземнең Биләргә беренче тапкыр килүемне хәтерлим. Анда 20-25 чатыр иде. „Сәләт“ 1997 елдан җыен буларак үткәрелә башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләргә килеп, бәйрәмнең энергетикасын тоеп, җыенны киңәйтергә кирәк, дигән фикерен белдерде. Хәзер 10 ел дәвамында форум үтеп килә», — диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
«Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы — Татарстанның иң мәртәбәле яшьләр проектларының берсе. Аның турында Россия генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул — мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәләрендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз