news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләрдә "Сәләт" халыкара форумының икенче сменасы ачылды

Ачылышта Венгриянең Казан шәһәрендәге генераль консулы Ласло Дароци да катнашты.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 26 июльдә, Биләр музей-тыюлыгында VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы икенче сменасының ачылу тантанасы узды. Биләр форумының бу сменасы “IT технология”ләргә багышланган.

Ачылышка “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Венгриянең Казан шәһәрендәге генераль консулы Ласло Дароци, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Николай Чурин һәм “Таттелеком” җәмгыятенең корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фәхретдинова да чакырулы иде.

Һәрбер кунак сәлкешләр белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирде.

“Мондагы балалар, чыннан да, үзләренең сәләте белән аерылып тора. Алар берничә сорау биргәч үк, аны укытучылары түгел, ә үзләре әзерләгәне күренеп тора”, – диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

«Бүген биредә булуыма бик шатмын! Сез шундый күп – актив, максатчан һәм бәхетлеләр! Форумда яңа белемнәр генә алып калмыйча, яңа дуслар да табуыгызда шигем юк. Барысы да таң калдыра: оешма, программа һәм балалар да! Киләчәк буынның шундый мөмкинлекләре булуы, чыннан да, сокландыргыч. Афәрин! Уңышлар сезгә!» – дип җиткерде Ласло Дароци.

Быел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум беренче тапкыр ике сменада уза һәм Татарстан, Россия башка төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең 8 мең сәләтле баласын һәм яшьләрне берләштерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100