news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» тирәсендә экотуризм үсеш алачак

Биләрнең «Изгеләр чишмәсе» янындагы күле кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» тирәсендә экотуризм үсеш алачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» тирәсендә экотуризм үсеш алачак.

«Биләрдә „Изгеләр чишмәсе“ тирәсендә экотуристик кластер үсеш алачак. Ул сыйфатлы, җайлаштырылган һәм үзенә тарта торган урын. Шәхси инвесторлар „глэмпинглар“ (уңайлы палаткалар) һәм кунаклар өчен башка төрле урыннар эшләргә тели», — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында республика объектларының катнашуы турында сөйләделәр. Бөтенроссия конкурсында Татарстанның ун кече шәһәре — Әгерҗе, Алабуга, Арча, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Болгар һәм бер авылы — Биләр катнашачак.

Әлеге конкурс 2018 елдан бирле оештырыла. 2018-2020 елларда Татарстанның 26 проектына федераль бюджеттан 1,6 млрд сум күләмендә грант акчалары җәлеп ителгән.

Кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектлары бәйгесендә катнашучы объектлар исемлеге:

  • Әгерҗедә Карл Маркс урамы;
  • Арчада Казансу елгасы аша Коммуна урамы буйлап тимер юл вокзалыннан Интернациональ урамына кадәрле маршрут;
  • Баулыда С. Сәйдәшев урамындагы 27нче микрорайон паркы;
  • Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» янындагы күл;
  • Болгарда Ленин урамы;
  • Алабугада Шишкин буалары;
  • Зәйдә Җиңү проспекты буендагы «Яшьләр» паркы;
  • Кукмарада Ворошилов урамы;
  • Лаешта «Семрук» рекреацион-мәдәни паркы;
  • Лениногорскида Менделеев урамы буендагы буалар Каскады;
  • Чистайда Маркин урамы буендагы Кама елгасы яры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100