news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче ир-атны кеше үтергән өчен махсус режимлы колониягә озаттылар

Түбән Камада яшәүче ир-атка карата кеше үтерү факты буенча хөкем карары чыгарылды. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, җинаять 2026 елның мартында булган. Шәһәрдәге бер фатирда исерек хәлдәге ир икенче бер ир-ат белән конфликтка кергән. Ызгыш-талаш вакытында ул аңа берничә тапкыр пычак һәм отвертка белән кадаган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлгән.

Җинаятьче 8 ел гомерен махсус режимлы колониядә үткәрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot