news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бикбов: Хөкүмәтнең барлык әгъзаларының да Татарстан белән мөнәсәбәтләре бик яхшы

РФ яңа Хөкүмәтенең күп кенә әгъзалары ТР җитәкчелеге белән аралашуда һәм республика белән хезмәттәшлек нокталарында шәхси тәҗрибәгә ия, диде Казан күзәтүчесе һәм блогеры.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Россия яңа Хөкүмәтенең күп кенә әгъзалары Татарстан җитәкчелеге белән аралашуда шәхси тәҗрибәгә ия һәм республика белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Telegram-канал @bikbovguru авторы һәм күзәтүчесе Альберт Бикбов сөйләде.

«Хөкүмәтнең барлык әгъзаларының Татарстан белән мөнәсәбәтләре бик яхшы. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Татарстан — инновацияле, алдынгы төбәк һәм бездә, чыннан да, идарә тәҗрибәләренең иң яхшыларының берсе. Нәрсәгәдер дәгъва кылучы кешеләр Татарстан белән элемтәдә эшләде», — дип аңлатты Бикбов.

Спорт министры Олег Матыцин республика белән FISU һәм Универсиада аша бәйле. Вице-премьер Марат Хөснуллин Татарстан идарә мәктәбеннән чыккан. «Ул республика белән элемтәләрне саклар дип өметләнәм һәм каян үсеп чыкканлыгын һәм аңа югары постка кем юл биргәнен онытмас», — диде күзәтүче.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин республика җитәкчелеге, бигрәк тә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән тыгыз элемтәдә торды. Шул исәптән, «Алабуга» махсус икътисади зонасын булдыру буенча да.

«Билгеләнгән һәр министрның диярлек Татарстан белән хезмәттәшлек нокталары булды һәм бар. Шәхси аралашу тәҗрибәсе бар, шуңа күрә бу кешеләр республикага таныш түгел яки дошманлык белән караучы кешеләр дип әйтеп булмый», — дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Бикбов бәяләвенчә, ил Хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру логикасы, барыннан да элек, социаль-икътисади блок һәм 26 трлн сумга 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыру зарурилыгы белән бәйле.

«Татарстан барлык төбәкләр арасында илкүләм проектлар буенча бурычларны 100 процентка диярлек үтәү белән аерылып тора, әмма тынычланырга кирәкми, чөнки бу мәсьәләгә беренче чиратта игътибар бирелә. Шуңа күрә республика югары дәрәҗәдә булырга, бирелгән планканы югары тотарга һәм илкүләм проектларны һәм май указларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте Telegram-канал авторы.

Икътисад өлкәсендә республика өчен Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраленең проектын яңадан торгызуга, шулай ук спорт һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә өмет бар. Соңгысы, Россия спорты WADA карары аркасында авыр хәлдә булса да. Шул сәбәпле Россия спортчылары хәзер Олимпиада һәм дөнья чемпионатларында милли байрак астында чыгыш ясый алмый.

«Бәлки, Россия эчендәге, Азия һәм Евразия ярышларына басым ясалыр. Биредә Татарстанга, тупланган тәҗрибәдән һәм элемтәләрдән файдаланып, Казанны янә спорт башкаласы итеп таныту һәм зур чаралар үткәрү хокукын алу өчен киң мәйдан барлыкка киләчәк», — дип нәтиҗә ясады аналитик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100